Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ОРХИДЕЯ – ИҢ ТЫРЫШ ГӨЛ (Гөлләр яратучы лениногорскилылар колагына)

Мин үзем егылып китеп гөлләр үстерүче кеше түгел. Яратмаудан түгел, бик яратам, тик аларга игътибар күрсәтерлек көчем дә, вакытым да калмый. Алай да шып-шыр тәрәзә төбе дә күңелле түгел, шуңа да бик таләпчән булмаган гөлләргә өстенлек бирәм. Ә андыйлар, кагыйдә буларак, чәчәк атмый торган гына гөлләр була. Узган ел 8...

Мин үзем егылып китеп гөлләр үстерүче кеше түгел. Яратмаудан түгел, бик яратам, тик аларга игътибар күрсәтерлек көчем дә, вакытым да калмый. Алай да шып-шыр тәрәзә төбе дә күңелле түгел, шуңа да бик таләпчән булмаган гөлләргә өстенлек бирәм. Ә андыйлар, кагыйдә буларак, чәчәк атмый торган гына гөлләр була.
Узган ел 8 Мартка ирем бик матур чәчәкле гөл күтәреп кайткан. Аңынчы да роза һәм азалия бүләк иткән иде. Азалия бик нәзберек, аңа гел салкынча гына һава кирәк булып чыкты да, бездә яшәп китә алмады. Ә роза гөле алсу чәчәкләргә күмелгән бәләкәй куакка әверелеп, бик озак куандырды. Җәйгә үзебез белән авылга алып кайтып кына харап иттек. Көз көне, әле көннәр җылы тора дип, тәрәзә төбендә калдырып киткән идек, без китүгә суытты, тиз генә кайта алмадык, гөлебезне өшеттек. Аннары кабат яшәрмәде инде.
Бу юлы бүләге - шау чәчәкле орхидея гөле иде. Һәрхәлдә, мин аны башта шулай дип уйладым. Савыты кечкенә генә, өч бөртек яфрагы бар, ә үзенең чәчәк сабагы ярты метрлап булыр, һәр сантиметры саен эре-эре аксыл-саргылт чәчәкләр эленгән. Матур шулкадәр! Чәчәк атып бетерсен инде, аннары зуррак савытка күчерермен дисәм, шушы 8 март көнне булган чәчәкләре сентябрьгә кадәр коелмыйча торды. Ышанасызмы? Анда да әле, кызганган сыман, берәм-берәм генә койды ул чәчәкләрен. Әмма... тагын күчерергә өлгерми калдым, ул арада тагын чәчәк сабагы чыгарып, кабат чәчәккә бөреләнде. Шундый ук эре-эре купшы чәчәкләр! Кызгандым инде үзен. Җаныкаем, үзе уч төбе кадәр генә савытта утыра, дүрт яфрагы бар, үзе шаулап чәчәк аткан була. Соңгы көчләренә тырыша инде бу, дип, кибеттән сыек ашлама сатып алдым. Мондый тырышлыгы өчен ничек инде сыйламыйсың!
Кыскасы, мин бу гөлне бер елдан соң гына зуррак чүлмәккә күчереп утырта алдым. Орхидея (дөрес, безнең купшыкаебыз фаленопсис булып чыкты) үтә күренмәле, төбенә таба тараеп килмәгән, туры чүлмәкне ярата. Аның тамыр-бүлбеләренә кояш яктысы кирәк. Чүлмәк төбендә дренаж тишекләре дә аз булмасын, су җыелып торырга тиеш түгел. Туфракның да орхидеялар өчен махсус булганын алырга кирәк. Тыгыз туфракта үсә алмый ул. Суны күп тә, бик аз да сибәсе түгел.
Әгәр дә орхидеягез озаграк чәчәк атсын, дисәгез, атып бетергән чәчәк сабагын өзмәгез. Кипкән өлешен генә кисеп алыгыз. Ул шушыннан яңа бөре җибәреп, тагын тармакланачак. Анысы да тиз арада чәчәк атачак. Һәр тармагы чәчәккә күмелгән гөлегез искиткеч матур булачак.
Тагын бер серне генә әйтим әле: кибеттән алып кайтуга ук, гөлне полиэтилен кабыннан чыгармагыз. Болай иткәндә, аның өчен җылылык һәм дымлылык кискен үзгәрми, ул сездәге һавага акрынлап кына ияләшә.
Орхидея үстерүдән бер дә куркасы түгел икән, андый да тырыш, андый да рәхмәтле гөлне күргәнем юк иде әле моңарчы. Берүк күз генә тимәсен инде.
Лилия Гәрәева
http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=7312
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев