Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Паспортсыз да була

Тиздән дәүләт органнарында һәм коммерция учреждениеләрендә паспорт урынына машина йөртү таныклыгын гына күрсәтүне рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу фикерне Русиянең Иҗтимагый инициативалар (РИИ) оешмасы күтәреп чыккан. Алар фикеренчә, шәхесне раслар өчен РФ гражданины паспорты яки хәрби билет кына таләп итүләре дөрес әйбер түгел, машина йөртү таныклыгында да кеше турында бөтен мәгълүматлар...

Тиздән дәүләт органнарында һәм коммерция учреждениеләрендә паспорт урынына машина йөртү таныклыгын гына күрсәтүне рөхсәт итәргә мөмкиннәр.

Бу фикерне Русиянең Иҗтимагый инициативалар (РИИ) оешмасы күтәреп чыккан. Алар фикеренчә, шәхесне раслар өчен РФ гражданины паспорты яки хәрби билет кына таләп итүләре дөрес әйбер түгел, машина йөртү таныклыгында да кеше турында бөтен мәгълүматлар бар,

чөнки РФ Югары суды әле 2007 елда ук праваны гражданинның шәхесен һәм яшен раслаучы бөтен билгеләргә ия документ дип таныды, шулай булгач, ул документ та паспорт белән бер дәрәҗәдә йөрергә хаклы. Әлеге идея тарафдарлары бөтен хикмәт праваның уңайлы булуында диләр. Чыннан да, ул кечкенә форматта, шуңа күрә урынны аз ала. Икенчедән, шоферлар, хәтта руль артына утырмаганда да, праваларын һәрвакыт үзләре белән йөртәләр. Өченчедән, әллә ни зарурлыгы калмагач, кеше паспортын кесәсендә йөртми башлый, димәк, аны югалтмагаем дип борчылмаячак.

РИИның бу инициативасы РФ Дәүләт Думасында да хуплау тапкан. Думаның Дәүләт төзелеше һәм законнары комитеты рәисе урынбасары В.Лысаков әйтүенчә, хәзерге вакытта депутатлар документлар әйләнешен оптимальләштерү өстендә эшлиләр икән һәм машина йөртү таныклыгының статусын күтәрү - беренче бурычларның берсе, имеш.

Әйтергә кирәк, правалар әкренләп яңа "территорияләр"не яулап баралар. Моннан берәр ай чамасы элек РФ Промышленность һәм сәүдә министрлыгы кибетләрдән исерткеч эчемлекләр алганда паспорт урынына машина йөртү таныклыгы күрсәтүне рөхсәт итте. Бу закон 2017 елның мартында эшли башлаячак.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев