Заман сулышы

Пенсионер ничек түләр?

Февраль ае өчен килгән счет-квитанцияләр халыкны тагын борчуга салды. Чөнки кайберәүләргә җылылык өчен шактый зур сумма килгән иде. Шул уңайдан, мэриядә коммуналь өлкә җитәкчеләре, җәмәгатьчелек оешмалары катнашында киңәшмә булып узды. Юк, тариф артмаган, ул элеккечә булып кала бирә. Мәсәлән, безгә февраль ае өчен җылылыкка гыйнвар белән чагыштырганда, 158 сумга артыграк...

Реклама

Февраль ае өчен килгән счет-квитанцияләр халыкны тагын борчуга салды. Чөнки кайберәүләргә җылылык өчен шактый зур сумма килгән иде. Шул уңайдан, мэриядә коммуналь өлкә җитәкчеләре, җәмәгатьчелек оешмалары катнашында киңәшмә булып узды.


Юк, тариф артмаган, ул элеккечә булып кала бирә. Мәсәлән, безгә февраль ае өчен җылылыкка гыйнвар белән чагыштырганда, 158 сумга артыграк килде. Мин моны февраль аеның салкынрак булуы белән бәйле дип уйлыйм һәм әллә ни борчылмыйм. Тик җылылык өчен түләүнең икешәр, өчәр тапкырга артып килгән очраклары да бар. Тагын бер мисал: пенсионер 8 мең пенсия ала, алты мең сумга счет-квитанция китергәннәр. Калган ике меңгә ай буе яшәп кара син хәзер! Әлеге "арту" мәсьәләсе Лениногорск ветераннар советында да каралган. Чөнки пенсионерлар - иң "намуслы кулланучылар", алар коммуналь хезмәт өчен вакытында түләп барырга тырыша. Иң күп зыян күрүчеләр дә алар булып чыга бугай. Ветераннар советы рәисе Марс Исхаков китергән бер мисалны карыйк. Берәү гыйнвар ае өчен җылылыкка - 1 мең 597 сум 24 тиен түләгән, февральдә ул - 4 мең 552 сум 61 тиен булып килгән. Шулкадәр артуның сәбәбе нидә?
Лениногорск җылылык челтәрләре предприятиесе вәкиле моңа аңлатма бирде. Кайбер йортларда җылылык исәпләгеч приборлар 2010 елда, кайберләрендә 2011 елда куелган. Алар җәй көне урнаштырылып ПТС тарафыннан җылылык сезоны башлангач, октябрь-ноябрь айларында гына исәпкә алынган. Димәк, халык шул вакытка кадәр норматив буенча түләгән һәм исәпкә куелгач, әлеге акчалар кире кайтарылган. Ягъни ноябрь, декабрь, гыйнвар аенда әлеге кешеләр шул суммада җылылык өчен азрак түләгән. Ә февральдә исәп-хисап ясап бетергәннәр, хәзер күпме кулланганнар, шуның кадәр түләргә туры киләчәк.
Ярар, җылылык өчен тиешенчә исәпләнгән, дип уйлыйк. Сигез мең пенсия алучы алты меңлек квартплатаны ничек түләргә тиеш соң? Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, һәр йортны, һәр фатирны аерым тикшерергә кирәк. Кешенең мөмкинлеге юк икән - сумманы җәйге айларга бүлеп түләтү юлын карарга кирәк, диелде.Тик ул да комиссия тарафыннан тикшерелеп, тиешле рәсми документлар тутырылгач кына мөмкин булачак.
Халыкны квартплатаның артуы борчыса, идарәче компанияләрнең үз үпкәләре бар: кайбер фатир хуҗалары вакытында түләми, ут-су урлау белән шөгыльләнә. Аңлашылмаучанлык кайчакта кулланучыларның счет-квитанцияләрне дөрес укымавыннан да килеп чыга. Тик моның да икенче ягы бар: аңларлык итеп языламы соң анда? Юк шул. Менә шуннан тарифлар арткан, дигән сүзләр килеп чыга да инде.
Ул көнне киңәшмәдә катнашучылар коммуналь түләүләр белән бәйле проблемаларны кычкырышмый, тыныч юл белән хәл итеп, уртага салып сөйләшергә килештеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: