Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Приставлар бурычлыларга SMS-хәбәр тарата

Татарстан суд приставлары апрельдә SMS-хәбәр җибәреп, республиканың 150 мең кешесенә бурычлары турында искә төшерәчәк. Белдерү хәбәрләрендә башкару эшенең номеры, бурыч күләме, суд приставларының канунлы таләпләрен үтәмәүнең нәрсәгә китерүе турында мәгълүмат урын алачак. "SMS кисәтүләр теркәлү урыны буенча яшәмәүчеләргә бурычы хакында белеп торырга, бурычын "онытып җибәргәннәргә" тиешле түләүләрен искә төшерергә ярдәм...

Татарстан суд приставлары апрельдә SMS-хәбәр җибәреп, республиканың 150 мең кешесенә бурычлары турында искә төшерәчәк.


Белдерү хәбәрләрендә башкару эшенең номеры, бурыч күләме, суд приставларының канунлы таләпләрен үтәмәүнең нәрсәгә китерүе турында мәгълүмат урын алачак.

"SMS кисәтүләр теркәлү урыны буенча яшәмәүчеләргә бурычы хакында белеп торырга, бурычын "онытып җибәргәннәргә" тиешле түләүләрен искә төшерергә ярдәм итәчәк", - дип ачыклык кертәләр Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсеннән.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев