Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Путин 7 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә больничныйны тулысынча түләргә кушты

Хәзер бала карау буенча больничный күләме эш стажына бәйле.

Җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничный эш стажына бәйсез рәвештә, тулысынча түләнергә тиеш. Барлык закон карарларын якын арада кабул итәргә кирәк. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Хәзер бала карау буенча больничный күләме эш стажына бәйле. Тулаем алганда, бу дөрес һәм гадел, әмма яшь хатын-кызлар өчен мондый түләүләр шактый аз була. Барлык закон карарларын да якын арада кабул итәргә кирәк, быелдан башлап җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничныйлар хезмәт хакыннан 100 процент күләмдә түләнергә тиеш», — диде Путин.

Дәүләт башлыгы белдергәнчә, хәзер 100 процент түләүне эш стажы шактый күп булган хатын-кызлар гына ала, әмма алар баланы да сирәк таба.

«Әлбәттә, бала көткән хатын-кызларга да ярдәм итәргә кирәк», — диде Путин.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/21-04-2021/putin-7-yashk-kad-rge-balalarny-ti-nil-ren-bolnichnyyny-tulysyncha-t-l-rg-kushty-5820610

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X