Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов журналистларны һөнәри бәйрәм белән котлый

19 май – Татарстан Матбугаты көне. Димәк, безнең “Заман сулышы” газеты редакциясе коллективының һөнәри бәйрәме.


Интернет нык үсеш алган чорда да, республикада чыга торган газета-журналлар белән беррәттән, район газетасының да халыкка кирәкле булуы куанычлы күренеш. Газет битләрендә райондашлар, шәһәр, авыл тормышы турында язмалар басыла. Моннан тыш, газетыбыз сайт һәм социаль челтәрләр белән дә уңышлы гына эш алып бара.

Хезмәттәшләребезне, редакция ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз.

Татарстан Матбугаты көне уңаеннан район башлыгы Рәгать Хөсәенов шулай ук котлау ирештерде.
“Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен - журналистларны, редакторларны, нәшер итүчеләрне, полиграфистларны, басма продукцияне таратучыларны берләштерә. Бүген – мәгълүматка торган саен зур әһәмият бирелгәндә, заманча технологияләр ачыла барган саен сезнең хезмәт тагын да әһәмиятлерәккә әйләнә.
Сез иҗтимагый фикер формалаштырасыз, Лениногорск районының бердәм мәгълүмат киңлеген төзисез. Халыкның басма матбугат сүзенә ышанычы зур.
Ветераннарыбызга, газетка юл яручыларга, журналистика һәм басма эш үсешенә үз өлешләрен кертүчеләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Сезгә исәнлек-саулык, бәхетләр, иҗади уңышлар телим”, - диелә котлауда.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев