Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Россия көне белән котлый

Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне - Россия көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм безнең күпмилләтле Ватаныбызны ихлас күңелдән яратучыларны, аны заманча һәм чәчәк атучы дәүләт итеп күрүчеләрне, илнең уңышларының синең шәхси тырышлыгыңа бәйле икәнлеген аңлаучыларны берләштерә. Ул тагын бер кат Россия халкының дус-тату булып яшәвен күрсәтә, аларның бердәмлеген символлаштыра. Без илебезнең төп көче...

Хөрмәтле лениногорскилылар!

Сезне - Россия көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм безнең күпмилләтле Ватаныбызны ихлас күңелдән яратучыларны, аны заманча һәм чәчәк атучы дәүләт итеп күрүчеләрне, илнең уңышларының синең шәхси тырышлыгыңа бәйле икәнлеген аңлаучыларны берләштерә. Ул тагын бер кат Россия халкының дус-тату булып яшәвен күрсәтә, аларның бердәмлеген символлаштыра. Без илебезнең төп көче кешеләрдә булуын яхшы аңлыйбыз. Хаклы рәвештә үзебезнең тарихыбыз һәм мәдәниятебез, табигать байлыклары, икътисад, фән, сәнгать һәм спорттагы уңышларыбыз белән горурланабыз. Районыбызның тотрыклы үсеше, аның һәр кешесенең хезмәте илебезнең куәтен ныгытуга өлеше булсын.

Хөрмәтле райондашлар, әлеге бәйрәм көнендә хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Барыгызга да бәхет, иминлек, муллык, уңышлар һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим.

Рәгать ХӨСӘЕНОВ,

муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев