Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда берәү чалгы белән шешәдәшен чәнчегән

27 июнь төнендә 44 яшьлек Лениногорск районы кешесе күкрәк читлегенә чәнчегән яра белән хастаханәгә китерелә, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы сайты. Лениногорск хокук сакчылары оператив-эзләнү барышында, шул көнне, ягъни 27 июньдә көндез 59 яшьлек Зеленая Роща кешесе янына өч дусты килүен ачыклый. Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, ир-атлар арасында...

27 июнь төнендә 44 яшьлек Лениногорск районы кешесе күкрәк читлегенә чәнчегән яра белән хастаханәгә китерелә, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы сайты.

Лениногорск хокук сакчылары оператив-эзләнү барышында, шул көнне, ягъни 27 июньдә көндез 59 яшьлек Зеленая Роща кешесе янына өч дусты килүен ачыклый.

Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, ир-атлар арасында бәхәс чыга, аннан сугыша да башлыйлар.

Нәтиҗәдә, 39 яшьлек беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгән Тимәш кешесе иптәшенең күкрәк читлегенә чалгы белән кадый.

Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев