Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда файдалы казылманы законсыз чыгару очрагына тап булганнар

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары гомум файдалы казылма – известьташ чыгаруның законсыз очрагына тап булган.

 



Закон бозу очрагы районның «Кирлегәч чыганагы» участогында квадрокоптер ярдәмендә теркәлгән. “Әлеге җирдә ачылган урын кишәрлегенең гомуми мәйданы якынча 15 гектар тәшкил итә. Бу эшләр Ростехнадзорның Татарстандагы идарәсе белән килештерелмичә эшләнгән”, - дип хәбәр итә экологлар.

Әлеге факт буенча юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Гаепле затка 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Чыганак: https://eco.tatarstan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X