Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда "Мобиль поликлиника" эшли (фотолар)

Бу көннәрдә авыл халкы өчен күчмә мобиль поликлиника эшли. Сала халкының сәламәтлеген тикшерү, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен табиблар үзләре авылга килде.


Табиблар белән тәэмин ителгән һәм заманча медицина аппаратурасы белән җиһазландырылган автомашина Лениногорск районнары буйлап үтә һәм үзәктән ераграк урнашкан кече авылларда яшәүче халыкка хезмәт күрсәтә.

“Мобиль поликлиника” 28 сентябрьдән эшен Зәй-Каратайда башлады. Ул биредә җомга көнгә кадәр эшләп, аннан Тимәшкә юл тотачак. Аннары Шөгер һәм соңгы нокта – Иске Куакта булачак.

Зәй-Каратайдагы мобиль поликлиникада әлеге авыл кешеләреннән тыш, Яңа Чыршылы, Куакбаш, Түбән Чыршылы халкы да медицина күзәтүе үтә ала. Шулай ук әлеге авыллар җирлегенә караучы аз санлы халкы булган авыллардан да киләләр.

“Тәгәрмәчле” поликлиника авыл халкы өчен бик файдалы һәм мөһим. Авыл халкы табибларга күренергә соңга калмыйм дигәндәй, ашыга-ашыга автомашинадагы поликлиникага юл тотты. Әнә Зәй-Каратайда яшәүче Нәсимә апа Котләхмәтова поликлиникага икенче көн рәттән килә.
-    Кичә берничә табиб күзәтүендә булдым, медицина күзәтүен узып бетерә алмаганлыктан, бүген дә килдем әле. Бу поликлиника безнең өчен бик җайлы. Берьюлы берничә белгеч үзләре килсен әле. Олы кешеләр шәһәргә еш бара алмый бит. Ә сәламәтлекне тикшертәсе килә. Анализлар да бирергә була, кардиограмма да ясыйлар. Узган ел медицина күзәтүе узарга Лениногорскига поликлиникага машина белән алып бардылар. Быел менә үзләре килде. Табиблар бик  әйбәт, ачык йөзлеләр, тәкъдимнәрен дә әйтәләр, - ди 71 яшьлек Нәсимә апа.

Ул көнне мобиль комплексның администраторы вазифасында булган Александр Циберкин әйтүенчә, көненә 70-80 кешене кабул итә ала мондый мобиль поликлиника.
-    Авыл халкы өчен бик җайлы. Профилактик күзәтүләр үткәрү – авыруларны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә. Мобиль поликлиникада окулист, уролог, эндокринолог, терпевт, акушер-гинеколог эшли. Шулай ук Әлмәттән кардиолог, невролог, хирург да кушылачак. Күргәнегезчә, барлык белгечләрне колочлаган мобиль комплекс үз эшчәнлеген алып бара. Комплексның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы турында әйтергә иртәрәк әле, - ди Александр Васильевич.

Табиб үзе терапевт буларак халыкны кабул итүдә эшли иде ул көнне. Аның әйтүенчә, безнең районда күчмә поликлиника беренче тапкыр гына эшли башлады. Ул май аенда булырга тиеш иде, тик коронавирус эпидемиясе белән көз айларына күчерелгән.

 

Розалия Мостафина

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X