Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Райондашыбыз Алмаз Сәлаховны мактаулы исем алуы белән котлыйбыз

Райондашыбыз Алмаз Сәлаховка “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде. Аны тантаналы төстә шәһәрдә узган Сабантуйда тапшырдылар.

Алмаз абый белән Сабантуй алдыннан бераз сөйләшеп алдым. Ул авыл хуҗалыгы тармагында 30 елдан артык эшли. Кечкенәдән эш белән чыныгып үскән егет мәктәпне тәмамлауга туган авылында- Бәкердә эштә кала. Армиядән кайткач та, тракторга утыра. Хезмәт елларын ул вакыттагы “Куйбышев” исемендәге колхозда башлый. Хәзерге вакытта “Лениногорская агрофирмасы”нда ул алыштыргысыз механизатор. Кайсы чорда эшләве авыр дигән сорауга:
-    Авыл хуҗалыгында җиңел түгел. Төрле вакыты була. Техниканың да төрлесендә эшләдем. Элек тракторлар хәзерге кебек куәтле түгел иде. Хәзергеләре  көчле, заманча. Ул техника өчен җаваплылык тоеп эшләгәндә, озак хезмәт итәргә мөмкин, - дип сөйләде 48 яшьлек механизатор.
Ул “Нью-Холланд” тракторын иярли. Трактор да 8 еллап хуҗасына хезмәт иткән инде. Алмаз Сәлахов әйтүенчә, кыш аенда гына эштән бушап тора. Кыш көне  техниканы ремонтлап, язгы чәчүгә чыга, аннан кара көзгә кадәр җир эшкәртүдә була. Чәчү вакытында ике сменада эшләгәннәр икән, алай җиңелрәк тә булды, йорттагы мал-туарны да карарга кирәк бит әле, ди.
Мактаулы исем алуын зур дәрәҗә, дип бәяли. Моңарчы авыл, район Сабантуйларында да бүләк алганы булган. Ә монысы республика тарафыннан хөрмәт күрсәтелүе хезмәт кешесе өчен шатлыклы вакыйга. “Эш булып торсын, хуҗалыклар таркалмасын, үстергән икмәкләр уңсын, калганын гына җиңәрбез”, ди ул. 

РОЗАЛИЯ МОСТАФИНА ТЕКСТЫ ҺӘМ ФОТОСЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев