Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбыз фермерларына Рәхмәт хаты бирелде

Иске Шөгердә Илшат Харисовның фермерлык хуҗалыгында район фермерларының киңәшмәсе узды. Анда авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Түбән Чыршылы, Зәй-Каратай, Кирлегәч, Иске Иштирәк, Сарабиккол, Урмышлы, Югары Караннан фермерлар катнашты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән, юбилейлары уңаеннан, фермерлар: Шәһит Якупов белән Әдһәм Ситдиковка Рәхмәт хаты тапшырылды. "И. Харисов"ның крестьян-фермерлык хуҗалыгында 73 баш мөгезле...

Иске Шөгердә Илшат Харисовның фермерлык хуҗалыгында район фермерларының киңәшмәсе узды.

Анда авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Түбән Чыршылы, Зәй-Каратай, Кирлегәч, Иске Иштирәк, Сарабиккол, Урмышлы, Югары Караннан фермерлар катнашты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән, юбилейлары уңаеннан, фермерлар: Шәһит Якупов белән Әдһәм Ситдиковка Рәхмәт хаты тапшырылды.

"И. Харисов"ның крестьян-фермерлык хуҗалыгында 73 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 32се савым сыеры. Малларга яхшы сыйфатлы азык бирелә, моннан мул продукция дә алына. Фермер элеккеге ферма бинасын реконструкцияләп, малларны шунда тота.

Киңәшмәдә дә малларны һәрдаим яшел азык белән тәэмин итү турында сүз барды. Озакламый терлекләр җәйге лагерьга күчәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев