Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Республикада бер тәүлектә коронавирусның 90 яңа очрагы билгеле, Лениногорскида юк

Бүген Татарстанда 90 яңа COVID-19 очрагы расланган, шуларның 2се читтән кертелгән, 88е авыручылар белән контактта булучылар.

 

Соңгы тәүлектә билгеле булган инфекция йоктыручылардан 33 кеше хастаханәгә салынган, 57 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы билгеләнгән.

Яшь төркемнәре буенча:

18-30-11

30-50-40

50дән 60-14

60тан 70кә кадәр-16

70тән 80- 8

80нән 90 яшькәчә булган кешеләр арасында 1 очрак.

Географиясе буенча Казанда - 39, Чаллыда -18, Апас, Чүпрәле, Түбән Камада - 5, Биектау, Лаешта - 4, Буа, Питрәч районында икешәр, Югары Ослан , Яшел Үзән, Мөслим ,Саба, Теләче, Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән

Пандемия башланган алып Татарстанда 1761 COVID-19 очрагы ачыкланган.

Моңа өстәп, республикада COVID-19дан пациент үлеменең алтынчы очрагы теркәлгән. 9 майда Алабуга районында 1950 елда туган кеше вафат булды. 13 апрельдә ул Тукай район дәваханәсенә китерелә, 30 апрельдә хәле авырлашып Чаллы шәһәренең 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенә күчерелде һәм ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Анда хроник авырулар булуы да ачыкланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев