Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ришат Төхвәтуллин Лениногорскида "кыздырды" (ФОТОЛАР)

21-22 сентябрьдә популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин шәһәрдәшләребезгә яңа концерт программасын күрсәтте.

"Утсыз төтен" дип атала иде ул. Тамашачы Ришат Төхвәтуллин башкаруында «Тыңлачы сандугач», «Агым суы», «Шомырт бәйләме», «Зәңгәр күзләр», «Тәрәзәңне ачык калдыр» җырларын тагын бер кат күңелендә яңартып, кушылып җырлап утырды. Берсеннән-берсе дәртле биюләр дә халыкка күтәренке кәеф бүләк итте. Җырчының "Сиңа барам", "Мәхәббәтем", "Син генә" һәм башка яңа җырлары да тыңлаучылар күңеленә үтеп керерлек булды. Концерт тәмамлангач та, алкышлар залда озак тынмады, халык таралышырга ашыкмады. 

Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев