Роспотребнадзор спиннерларның бала организмына йогынтысын тикшерә
Белгечләр сүзе буенча, ата-аналар балаларына спиннер сайлауда аеруча игътибарлы булырга тиеш: аларны кулдан сатып алырга кирәкми. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Россия балалары мавыгып киткән яңа уенчык - спиннерларны тикшерә-өйрәнә. Алар бу уенчыкның балалар организмына тискәре йогынтысы булу-булмауны ачыклый", - дип хәбәр итә "Интерфакс"....
Белгечләр сүзе буенча, ата-аналар балаларына спиннер сайлауда аеруча игътибарлы булырга тиеш: аларны кулдан сатып алырга кирәкми.
"Роспотребнадзор, ата-аналарның һәм укытучыларның борчылуын исәпкә алып, фәнни-тикшеренү оешмалары белән берлектә, спиннерларның балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә тәэсирен, шул исәптән тискәре йогынтысы булу-булмау ихтималын тикшерә", - дип хәбәр ителә ведомство матбугат хезмәтендә.
Белгечләр сүзе буенча, ата-аналар балаларына спиннер сайлауда аеруча игътибарлы булырга тиеш, аларны теләсә-кемнән - кулдан сатып алырга ярамый. Сәламәтлек өчен зыянлы - начар исле материалдан эшләнгән булса, артык "тавышлы" булса, бигрәк тә алмаска кирәк. Белгечләр, моннан тыш, бу уенчык белән мавыкканда, кечкенә балаларны күзәтеп торырга киңәш итәләр: нәниләрнең ялгышлык белән спиннерның кечкенә детальләрен (мәсәлән, "сәгать" батарейкаларын һәм яктырткыч элементларын) авызга кабулары һәм йотып җибәрүләре бар, дип кисәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев