Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россельхознадзор 8 март алдыннан зарарланган биш мең чәчәкне яндырган

Россельхознадзор инспекторлары 8 март алдыннан биш меңнән артык чәчәкнең зарарлы организмнар белән агуланганын ачыклаган. Бу хакта идарә хәбәрендә әйтелә, дип яза РИА Новости агентлыгы. Барлык агуланган продукция яндырылган. Россельхознадзор ачыклавынча, чәчәкләрдә Россия өчен карантинлы саналган объектлар табылган: көнбатыш (калифорнийский) чәчәк трипсы (Frankliniella occidentalis Perg.), тәмәке акканаты (Bemisia tabaci Genn.), һәм...

Россельхознадзор инспекторлары 8 март алдыннан биш меңнән артык чәчәкнең зарарлы организмнар белән агуланганын ачыклаган. Бу хакта идарә хәбәрендә әйтелә, дип яза РИА Новости агентлыгы. Барлык агуланган продукция яндырылган.

Россельхознадзор ачыклавынча, чәчәкләрдә Россия өчен карантинлы саналган объектлар табылган: көнбатыш (калифорнийский) чәчәк трипсы (Frankliniella occidentalis Perg.), тәмәке акканаты (Bemisia tabaci Genn.), һәм шулай ук Россиядә булмаган хризантема ак күгәреге (Puccinia horiana Henn).

Идарәдән алынган мәгълүматлар буенча, безнең илгә чәчәкләр Эквадор, Италия, Кения, Израиль, Испания, Колумбия, Эфиопия, Нидерландтан кертелә. Бу илләрдә Россия өчен куркыныч булган карантин объектлары таралган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/07/136344/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев