Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия мәктәпләрендә психология дәресләре кертеләчәк

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде. Россия мәктәпләрендә Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) кысаларында психология дәресләре кертеләчәк, дип белдергән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш психиатры Зураб Кекелидзе. Бу хакта «Интерфакс» яза. Кекелидзе билгеләп үткәнчә, психология 3-11 сыйныфларда укытылачак, ә укытучылар балалар һәм...

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде.

Россия мәктәпләрендә Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) кысаларында психология дәресләре кертеләчәк, дип белдергән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш психиатры Зураб Кекелидзе. Бу хакта «Интерфакс» яза.

Кекелидзе билгеләп үткәнчә, психология 3-11 сыйныфларда укытылачак, ә укытучылар балалар һәм яшүсмерләр психологиясе нигезләре буенча курслар узачак.

"Балаларга кеше психологиясен, яшүсмер чорын, беренче мәхәббәт гел яхшы тәмамлана алмавын, 13-14 яшьтә бала табарга ярамавын белергә кирәк. Бу әйберләрне белү зарур, әмма, кызганычка каршы, күпләр аны белми", - дигән ул.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә укучыларның 40 проценты арасында мәктәп дезадаптациясе, 70 процентында психик тайпылыш теркәлгән.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев