Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә ПЦР-тестларның гамәлдә булу вакыты 48 сәгатькә кадәр кыскартылачак

Әлеге карар «омикрон» штаммы үзенчәлекләре аркасында кабул ителә.

Роспотребнадзор  хезмәте «омикрон» штаммы үзенчәлекләре аркасында ковидка ПЦР-тестларның гамәлдә булу вакытын 72 сәгатьтән 48 сәгатькә кадәр кыскартачак.

Бу хакта ведомство башлыгы Анна Попова Яңа инфекциягә каршы көрәш буенча координация советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Попова штаммның йогышлылыгы зур булуын һәм ул потенциаль рәвештә организмга тиз тәэсир итәчәген искәртте.

Ул Россиядә Covid-19 инфекциясенә лаборатория тикшеренүен башкару биоматериал кергән мизгелдән нәтиҗәсе кеше кулына кергәнгә кадәрге вакыт 24 сәгатьтән дә артмаска тиешлеген искә төшерде. Анализны лабораториягә җиткерү сроклары да тәүлектән артмаска тиеш.

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/01-12-2021/rossiyad-ptsr-testlarny-gam-ld-bulu-vakyty-48-s-gatk-kad-r-kyskartylachak-5844241

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев