Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә ятим балалар өчен ташламалы ипотека кертергә тәкъдим иттеләр

Россиядә яңа төрдәге ташламалы ипотека барлыкка килергә мөмкин. Торак сертификаты кулланган ятим балаларга 2-6 процентлы кредит бирергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

 

Инициативаның авторы — Гомумроссия халык фронты. Әлеге тәкъдимне Россия Хөкүмәте тикшерә.

«Инициативаны Хисап палатасында һәм Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча дума комитетында хупладылар», — диелә хәбәрдә.

Хисап палатасы мәгълүматларына караганда, Россиядә балалар йортында тәрбияләнеп чыккан 200 меңгә якын бала балигъ булганнан соң фатир ала алмаган. Моның төп сәбәбе — финанслар җитмәү. Хисап палатасы белешмәләре буенча, әлеге проблеманы тулысынча хәл итү өчен берьюлы 265 млрд сумга якын акча кирәк.

Шул сәбәпле, халык фронты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына барлык ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча максатчан күрсәткечне өстәргә тәкъдим итте, диелә оешманың вице-премьеры Татьяна Голиковага юллаган хатында. Мондый чаралар кертү ятимнәр алдындагы бурычларны үтәү темпын арттырырга һәм зур күләмдә федераль финанслауны исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте Гомумроссия халык фронтының Өстенлекле проектлар һәм стратегик инициативалар департаменты башлыгы Юлия Зимова. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/business/21-09-2020/rossiyad-yatim-balalar-chen-tashlamaly-ipoteka-kerterg-t-k-dim-ittel-r-5773019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X