Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Росстат халык санын алуда катнашудан баш тарткан өчен штраф салырга тәкъдим итте

Росстат штраф санкцияләре кертү турындагы тәкъдимне РФ Икътисади үсеш министрлыгына җиткерәчәк.

Федераль дәүләт статистика хезмәте (Росстат) Бөтенроссия халык санын алуда катнашудан баш тарткан өчен штраф санкцияләре кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Без тәкъдимнәр әзерләячәкбез. Алар, башка илләрдәге кебек үк, куркыныч түгел. Штрафның күләме 100 сум булыр дип планлаштырдык», - диде Росстат башлыгы Александр Суринов.

Росстат штраф санкцияләре кертү турындагы тәкъдимне РФ Икътисади үсеш министрлыгына җиткерәчәк, чөнки әлеге министрлык халык санын алуның норматив-хокукый тәэмин ителеше өчен җавап бирә.

Суринов фикеренчә, халык санын алу мәҗбүри булырга тиеш.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X