Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов имеш-мимешкә нокта куйды

Кичә Дәүләт Советы утырышында депутатлар, эшкә керешкәнче, иң элек авиаһә­лакәт корбан­нарын бер минут тынлык белән искә алды. Аннан соң Яңа ел алдыннан республика халкына ба­ш бәласе булып төшкән «Татфондбанк»ка бәйле вазгыять турында сөйләште­ләр. Узган сессияләрдән аермалы буларак, Рөстәм Миңнеханов бу юлы берничә мәртәбә сүз алды. «АК БАРС» банкы белән ни...

Кичә Дәүләт Советы утырышында депутатлар, эшкә керешкәнче, иң элек авиаһә­лакәт корбан­нарын бер минут тынлык белән искә алды.

Аннан соң Яңа ел алдыннан республика халкына ба­ш бәласе булып төшкән «Татфондбанк»ка бәйле вазгыять турында сөйләште­ләр. Узган сессияләрдән аермалы буларак, Рөстәм Миңнеханов бу юлы берничә мәртәбә сүз алды.

«АК БАРС» банкы белән ни булыр?

Беренче булып трибуна янына Татарстанның икътисад министры Артем Здунов чыкты. Ул үз чыгышында әйтүенчә, «Татфондбанк»та кертемнәре булган эшмәкәрләргә ярдәм итү максатында, Татарстан Президенты карары белән, эшче төркем төзелде. 23 декабрьдә әлеге төркем вәкилләре эшкуарлар белән очраша башлады, 28 декабрьдә шундый чара Казанда да үтәчәк.

Кичә кертемнәрне имини­ятләштерү агентлыгы сайлап алган биш банк аша «Татфондбанк»та акчалары сакланган физик затларга, шәхси эшмә­кәрләргә, крестьян-фермерлык хуҗалыкларына 1 миллион 400 мең сумга кадәр булган кертемнәре түләнә башлады. Акчасы шушы суммадан артып киткән эре предприятиеләрнең хәле, билгеле, мөшкелрәк. Татарстан җитәкчелеге бу мәсьәләдә аларга ярдәм кулы сузу җаен тапкан.

- Хезмәт хакларын, салымнарны түләү кебек кичектергесез ихтыяҗларны каплау өчен, эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү фондына өстәмә рәвештә бер миллиард сум күчереләчәк. Җиңеләйтелгән рәвештә без эшмәкәрләргә микрозаймнар тәкъдим итәчәкбез, - дип аңлатты Артем Здунов.
Рөстәм Миңнеханов әйтүен­чә, ярык тагарак алдында калган эшмәкәрләргә өч банк яр­дәм күрсәтәчәк. Аларның саны артыр­га да мөмкин.

- Барлык проблемаларны хәл итә алмасак та, мөмкин кадәр тырышачакбыз. Россиянең Үзәк банкы белән эш алып барыла. Санаторны таба алырбыз, дип ышанам. Әмма бу бик җитди банк структурасы гына була ала, - дип белдерде республика башлыгы.
«Татфондбанк» «җимерелгәннән» соң, республиканың алдынгы финанс оешмасы - «АК БАРС» банкы да «төпкә китәргә» мөмкин икән, дигән имеш-мимеш таралды. Рөстәм Миңнеханов бу гайбәткә нокта куйды.
- Татарстанның вәкаләтле банкы булган «АК БАРС» банкының финанслары җитәрлек. Аңа бернинди куркыныч янамый, - диде.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев