Заман сулышы

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады

Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә бүген 84 яшь тулды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенеңhttp://Instagram битендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады.

«Әйдәгез, бергәләп гөрләшеп яшик һәм эшлик әле», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүген 84 яшьлеген билгеләп үтә. Ул республиканы 1989 елда, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре итеп сайланганнан соң җитәкли. Татарстан һәм бөтен ил өчен катлаулы 1990-1991 елларда Минтимер Шәймиев ТР Югары Советы Рәисе вазифасын били, ә 1991 елның 12 июнендә Татарстан Президенты итеп сайлана.

http://tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: