Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов: Округта үлем күрсәткече бездә иң түбәне дип, тынычланырга ярамый

Президент сүзләренчә, Россия Федерациясе куйган бурычлар безгә эш темпын киметергә рөхсәт бирми.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Идел буе округы төбәкләре арасында Татарстанда үлем күрсәткече түбән дип, тынычланырга ярамый.

«Планлы ярдәмне, диспансеризацияне туктатып тору кеше сәламәтлегенә, демографик вазгыятькә тискәре йогынты ясады. Соңгы ун елда үлем күрсәткече кимегәч, былтыр янә 2003 ел күрсәткеченә кайттык. Округта үлем күрсәткече бездә иң түбәне булса да, бу безгә иркенәю өчен сәбәп түгел», — диде Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында.

Президент сүзләренчә, Россия Федерациясе куйган бурычлар безгә эш темпын киметергә рөхсәт бирми. «Бу бик четерекле нечкә эш, резервларны яңадан эзләргә кирәк. Бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм», — диде ул.

Республикада гомуми үлем күрсәткече артса да, Идел буе округы төбәкләре арасында Татарстанда ул иң түбәне. 1 мең кешегә 13,9 промилле нисбәтендә. 

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X