Салымнарны сагыналар
Кремльдә иске яңа Президентның ун өстенлекле юнәлеш буенча максатчан указлары әзерләнә. Аның өчен бер триллионнан алып ике триллион сумга кадәр акча кирәк булыр, дип исәпләнелә. Җитештерүне арттыру, импортны алыштыру, читкә товар сатуны күбәйтү кебек алымнар барып чыкмады, хәзер гадирәк юлдан китмәкчеләр: салым түләүчеләр җилкәсенә яңа камытлар киертергә җыеналар.
Кремльдә иске яңа Президентның ун өстенлекле юнәлеш буенча максатчан указлары әзерләнә. Аның өчен бер триллионнан алып ике триллион сумга кадәр акча кирәк булыр, дип исәпләнелә. Җитештерүне арттыру, импортны алыштыру, читкә товар сатуны күбәйтү кебек алымнар барып чыкмады, хәзер гадирәк юлдан китмәкчеләр: салым түләүчеләр җилкәсенә яңа камытлар киертергә җыеналар.
Дәүләт Думасында инде физик затларның кеременә салымнарны арттыру турында ике закон проекты әзерләп куйганнар. Безнең кесәләрне прогрессив шкала белән юкартырга ниятлиләр. Хөкүмәт моңарчы 13 процент булган бу салымны 15 процентка җиткермәкче. Кереме бик аз булганнар әлеге салымнан азат ителер дип көтелә.
“Кара алтын“га салымның да астын өскә әйләндерергә: экспорт пошлинасын киметеп, файдалы казылмалар чыгарган өчен ясакны арттырырга уйлыйлар. Кайчандыр булып онытылган сәүдә салымын яңадан кайтарырга да теләкләр бик зур. Өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) үстерү идеясе бик көчле. Хәзер 18 процент кына булган бу салым 22 процентка кадәр күтәрелергә ихтимал. Бу салымны түләгәндә өстенлекләрдән файдаланучылар өстенлекләрен югалтырга тиеш.
Аңлашыла инде: НДС салымы автомат рәвештә бәяләрне күтәрәчәк, шуңа сәүдә салымын да китереп кушкач, физик затлар кеременә арттырылган салым нәтиҗәсендә юкарган кесәләрдән, кибет киштәләре янына килгәч, җилләр исә башлаячак. Дөрес, иминиятләштерү взнослары шактый гына киметелер дип көтелә, чөнки аларны җыю көннән-көн кыенлаша. Күп кенә компанияләр инде иминиятләштерү взносын түләмәүнең законлы ысулын таптылар һәм шуны файдаланалар. Физик затларның кеременә салым түләү ихтыяҗы да юкка чыга һәм эш бирүче дә, эшләүче дә ота, салым җыючылар да бәйләнә алмый. Газета хәбәрчесе бу ысулны өйрәнде һәм хуплый. Акчаны конвертта бирүгә караганда отышлырак булган бу юлны кулланучы компанияләр саны киләчәктә артыр дип көтелә. Хәзерге вакытта аны IT өлкәдә бик актив файдаланалар.
Ябык сыерны ашатмыйча гына сөт савуны арттыруга яисә арык сарыктан күбрәк йон кыркырга омтылуга охшаган яңа салым проектлары тормышка аша калганда, билгеле инде, икътисад өчен бернинди дә файда булмаячак. Куллану кимү сәбәпле, җитештерүчеләр ябыгачак, сәүдә торгынлык кичерәчәк, икътисад яңа рецессиягә килеп керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев