11 апрель 2018 яңалыклары
-
ХАҖГА АТ БЕЛӘН
Башкортстаннан ике кеше – Иглин районыннан фермер Хәсән Идиатуллин һәм Кушнаренкодан Марсель Әхияретдинов Мәккәгә хаҗга атка атланып киттеләр.
-
Казан-Оренбург юлындагы һәлакәттән фотолар да бар
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Татарстанның Яңа Чишмә районында булган.
-
Лениногорскилының акчасын тотып калганнар, бу законлымы?
-Интернеттан энциклопедиягә заказ биргән идем, тик өй янындагы кибеттән шундый ук китапны арзанрак бәягә таптым. Интернет аша заказ биргәненнән баш тарттым, тик миңа акчаны тулысынча кайтармадылар.
-
Лениногорск районында мәктәп укучылары сыерчык оялары ясады (ФОТОЛАР)
Лениногорск районы мәктәпләрендә 4-9 апрель аралыгында экология темаларына сыйныф сәгатьләре, конкурс кошларга багышланган бәйрәмнәр үтте.
-
Башланды: Татарстан районнарын язгы ташу баса (ФОТОЛАР)
Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсенә язгы ташу төшкән. Бистәнең Мирный урамында яшәүчеләргә табигать бәла-казасы аеруча да зыян салган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Апаста яшәүче Әнисә Салаватуллина хәбәр итте.
-
Евро биш сумга арткан
Үзәк банк чит ил валютасын 76,9 сум дип билгеләгән.
-
Лениногорскиның Р.Шиһап исемендәге халык театры яңа премьера күрсәтәчәк
Р. Шиһап исемендәге татар халык театры шушы көннәрдә тагын бер яңа спектакль әзерләп бетергән. Ул - Наил Нуртдиновның "Дулаган атка-корыч йөгән" дигән спектакле.
-
Лениногорскилыларга 11 апрельгә Йолдызнамә
Йолдызлар ниләр вәгъдә итә икән.
-
Татарстанда бала ачтан үлә язган
Чаллыда бер эчкече хатын үзенең ике яшьлек баласын ач тоткан. Сабыйның ачынып озак елавына күршеләре игътибар иткән. Бу фатирда 33 яшьлек спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучы хатын-кызның яшәвен алар белгәннәр.
-
Дуңгыз ите хәрам, әмма аны кай очракларда ашарга ярый
“Аллаһ сезгә бары тик үләксә, кан, дуңгыз ите ашауны вә Аллаһтан башка затка багышлап суелган итне хәрам кылды.ф
-
Машина йөртүче лениногорскилылар колагына
Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш буенча, шәһәр читендә, тәүлекнең караңгы вакытында машинадан чыккан йөртүче яктылык кайтаргычлы кием кияргә тиеш.
-
Салымнарны сагыналар
Кремльдә иске яңа Президентның ун өстенлекле юнәлеш буенча максатчан указлары әзерләнә. Аның өчен бер триллионнан алып ике триллион сумга кадәр акча кирәк булыр, дип исәпләнелә. Җитештерүне арттыру, импортны алыштыру, читкә товар сатуны күбәйтү кебек алымнар барып чыкмады, хәзер гадирәк юлдан китмәкчеләр: салым түләүчеләр җилкәсенә яңа камытлар киертергә җыеналар.
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә
Бүген 8 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлый синоптиклар.