Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сазда төшкән укучы егет ФОТОсессиясен Иссык-Күлдә кабатлаган

Интернетта популяр булган Чиләбе егете Игорь Назаровны Кыргызстанга чакырып, чираттагы фотосессиясен оештырырга ярдәм иткәннәр. Бу юлы ул Иссык-Күл уртасында төшкән. Хәтерләсәгез, үзенең беренче фотоларын егет «Здравствуй столбняк» паблигы өчен төшергән иде. Бу төркемдә махсус конкурс оештырылып, 15 мең сум акча яисә Кыргызстанга "Кочевниклар уенына" бару уйнатылган. Назаров бик кызык фотосессия...

Интернетта популяр булган Чиләбе егете Игорь Назаровны Кыргызстанга чакырып, чираттагы фотосессиясен оештырырга ярдәм иткәннәр. Бу юлы ул Иссык-Күл уртасында төшкән.

Хәтерләсәгез, үзенең беренче фотоларын егет «Здравствуй столбняк» паблигы өчен төшергән иде. Бу төркемдә махсус конкурс оештырылып, 15 мең сум акча яисә Кыргызстанга "Кочевниклар уенына" бару уйнатылган.

Назаров бик кызык фотосессия ясаса да, конкурста оттырган. Интернетны "шартлаткан" егетнең күңелен күрү өчен аны Кыргызстанга махсус чакырганнар. Туризм департаменты егетнең юл, ашау-эчү һәм тору чыгымнарын тулысынча каплаган, дип яза zakon.kz.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев