Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ә сез кыяр тозлыгын нишләтәсез?..

Кайбер хуҗабикәләр аш-су әзерләгәндә кыяр тозлыгын (рассол) куллануны кирәк тапмый, түгә. Ә юкка. Кыяр тозлыгыннан печенье пешерергә, кляр ясарга мөмкин, аеруча тозлыкта торган ит тәмле булып пешәчәк.

Теләсә нинди рассолдан бик тәмле печенье пешерергә була. Моның өчен 10ар аш кашыгы кыяр суы, шикәр комы, үсемлек мае, 1 аш кашыгы уксус белән сүндерелгән сода, ярты кило он кирәк. Барысын бергә кушып, камыр басыгыз. Төрле формалар белән кисеп, духовкада әзер булганчы пешерегез.

Тавык һәм балык кыздыру өчен иң тәмле клярны рассолдан гына ясап була. 1 стакан кыяр суы, шуның кадәр үк он алып, шуңа 2 йомырка, пычак очына элеп сода салыгыз да “венчик” белән күпертегез, 1 аш кашыгы үсемлек мае салыгыз.

Рассолдан кышкы окрошка ясарга мөмкин. Моның өчен пешкән итне, тозлы кыяр, маринадланган сарымсак, йомырканы шакмаклап турагыз. Барысын бергә болгатып, рассол кушыгыз.

Тозлы кыяр суында торган ит аеруча тәмле булып пешә. Моның өчен итне артык зур булмаган кисәкләргә турап, өстенә рассол коеп, 3-4 сәгатькә калдырабыз. Тиешле вакыт узгач, итне рассолдан алып, үзегез теләгән тәмләткеч һәм үсемлек мае сөртеп, 200 градуста духовкада пешерәбез.

 

Фото:https://pixabay.com

http://baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X