Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәмсетдиновлар гаиләсе Татарстан Президенты янында кунакта булды

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым күп бала үстерүче, үрнәк гаиләләрне кабул итте.

Казан Кремлендә икътисадның һәм социаль өлкәнең төрледән-төрле тармагы вәкилләре җыелган иде. Тантаналы кабул итүдә табиблар да, авыл хезмәтчәннәре, төзүчеләр, нефтехимиклар да булды. Татарстанның 46 гаиләсе чарада катнашты.

Лениногорск районыннан Рәсим Әдгамович белән Рәсимә Газыевна бардылар. Шәмсетдиновлар гаиләсе 44 ел бергә гомер итәләр. Бүгенге көндә гаилә башлыгы КНИТУ-КАИ Лениногорск филиалы директоры. Ә Рәсимә ханым исә лаеклы ялда, ул да әлеге уку йортында эшләп чыккан, бик күп мактау бүләкләренә лаек булган. Шәмсетдиновлар гаиләсе өч бала - өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә биш оныклары бар.

Республика җитәкчесе үз чыгышында Татарстанның теркәлгән никахлар буенча Идел буе федераль төбәге лидерыларның берсе булып калуын әйтте: узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч арткан. Ә бу татарстанлыларның киләчәккә оптимизм белән каравы турында сөйли. Моннан тыш, республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен күп нәрсә эшләнә, дип әйтте ул, һәм республиканың барлык гаиләләренә дә уңышлар, сәламәтлек, мәхәббәт, гармония һәм үзара килешеп яшәүне теләде.

Барлык гаиләләргә дә Татарстан Президентының истәлек бүләкләре тапшырылды. Алар өчен республиканың сәнгать коллективлары чыгыш ясады.

фото: https://president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X