Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәр күлен яңарту тулы куәткә бара (фотолар)

Шәһәрдәге түбән сулык территориясе тиздән танымаслык булып үзгәрәчәк. Монда эш туктамый, трактор, зур йөк машиналары тавышы тынмый, сулыкның мондый зур реконструкцияне "күргәне" булмагандыр. Ул халык өчен ял итү һәм пляж зонасы булып калачак. Реконструкция проектын төзегәндә дә халык фикеренә колак салдылар. Проектка карасаң, төрле яшьтәгеләр үзләре өчен файдалысын табачак биредә....

Шәһәрдәге түбән сулык территориясе тиздән танымаслык булып үзгәрәчәк. Монда эш туктамый, трактор, зур йөк машиналары тавышы тынмый, сулыкның мондый зур реконструкцияне "күргәне" булмагандыр.
Ул халык өчен ял итү һәм пляж зонасы булып калачак. Реконструкция проектын төзегәндә дә халык фикеренә колак салдылар. Проектка карасаң, төрле яшьтәгеләр үзләре өчен файдалысын табачак биредә.
Суның бер өлешен агызып, төбен ләмнән чистартканнар. Мозаикадан ясалган фигуралар кала, алар хәзерге вакытта яңартылган. Зур сигезаяк формасында ясалганы тирәсендә балалар өчен мәйданчык дип планлаштырыла. Фигура шулай ук яңартылып, ачык, матур төскә кергән.
Спорт мәйданчыгында исә төрле спорт конструкцияләре куелган, җиргә яшел төстәге ясалма өслек ябылган. Шуннан ерак түгел сәхнә төзелеше башланган. Анда кино карау мөмкинлеге булачак икән. Бер кырыйда кара туфрак бушаталар, анысы өстәмә җәяүле юллары өчен булачактыр, дип аңладым. Проектта шулай ук кафе өчен урын да бар. Суга керү юллары да ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев