Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәрдә Үзәк мәйданда да чыршы куйдылар

Төп чыршы бәйрәме исә - "Юбилейный" паркында узачак.

 

Үзәк мәйданга чыршыны "Юбилейный" паркыннан алып килделәр. Ә анда 25 метрдан артык биеклектә яңа яшел “гүзәлкәй”не урнаштырачаклар. Үзәк мәйданда 2022 цифрлары пәйда булачак. Үзәк мәйдандагы чыршы янында яңа ел уенчыклары рәвешендәге арт-объектлар урнаштырдылар.  Утлы “сакура агачларын” лениногорскилылар бик ошатты, быел да агачлар “чәчәк атты”.

 “Юбилейный” паркында   иллюминацияләр белән бизәү төп өлешне алып торачак, дип аңлаттылар архитектура бүлегендә. Яңа конструкция – төнлә янып тора торган болан фигурасы да булачак. Шулай ук арт-объектлар белән композиция төзергә җыеналар, Туган телләр елын символлаштыручы чәчәк рәсеме дә була, дип әйттеләр архитектурада. Кыш бабай һәм Кар кызы фигурасын кардан ясарга планлаштыралар.
 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев