Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәрдәшебез Нәзирә әби Биктаһирова тормыш иптәшенең юбилеена шигырь язган

Карткаем минем! Туган көнең белән Тәбрик итәмен сине. Алдагы көннәреңдә Исәнлек-саулык, тазалык Тыныч тормыш телим. Дөньяда син иң кадерле Бердәнберем син минем. Ниләр генә бүләк итим Туган көнеңә синең?! Йолдызлы иң зур галәмне Чәчәк аткан бар гөлне Әллә бүләк итәргәме Бу тантаналы көнне. Котлыймын чын күңелдән Сине юбилеен белән. Җырларымның...

Карткаем минем!

Туган көнең белән

Тәбрик итәмен сине.

Алдагы көннәреңдә

Исәнлек-саулык, тазалык

Тыныч тормыш телим.

Дөньяда син иң кадерле

Бердәнберем син минем.

Ниләр генә бүләк итим

Туган көнеңә синең?!

Йолдызлы иң зур галәмне

Чәчәк аткан бар гөлне

Әллә бүләк итәргәме

Бу тантаналы көнне.

Котлыймын чын күңелдән

Сине юбилеен белән.

Җырларымның иң моңлысын

Таңнарымның иң нурлысын

Куңелемнең иң җылысын

Бүләк итәмен сиңа.

Синең бәйрәм-минем бәйрәм

Гел шулай булса икән.

Нәзирә әби Биктаһирова, Лениногорск

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев