Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәрдәшебез сугыш ветераны Марфа Максимовна Коршинага 90 яшь

Июль аеның чираттагы 90 яшь тутыручы юбиляры - шәһәрдәшебез Марфа Максимовна Коршина. Ул Лениногорск районы Спиридоновка авылында туып үскән. Сугыш вакытында колхозда сыер сауган, бозаулар караган. 1949 елны "Сугыш вакытында фидакарь хезмәт өчен" дигән медаль белән бүләкләнә. Шәһәргә тормыш иптәше белән 1958 елны күчеп киләләр. Күп еллар Марфа Максимовна Прибор...

Июль аеның чираттагы 90 яшь тутыручы юбиляры - шәһәрдәшебез Марфа Максимовна Коршина.

Ул Лениногорск районы Спиридоновка авылында туып үскән. Сугыш вакытында колхозда сыер сауган, бозаулар караган. 1949 елны "Сугыш вакытында фидакарь хезмәт өчен" дигән медаль белән бүләкләнә.
Шәһәргә тормыш иптәше белән 1958 елны күчеп киләләр.
Күп еллар Марфа Максимовна Прибор заводында хезмәт куя. Хәзерге көндә әби лаеклы ялда, балалары, оныклары тәрбиясендә гомер кичерә.
Марфа Максимовнаны олы юбилее белән котлыйбыз, хәерле исәнлек, иминлек телибез.
11нче ТОСС рәисе урынбасары Лиана Габидулина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев