Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәрне Яңа елга бизәргә, бәйрәм чаралары оештырырга , - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов

Кичә шәһәр мэриясенең утырышлар залында район башлыгы катнашында бәйрәмгә әзерлек буенча җыелыш узды. Барлык оешмалар, башкарма комитетлары җитәкчеләре чакрылган иде. Гадәттәгечә шәһәрнең баш чыршысы һәм бәйрәм мәйданчыгы "Юбилейный" паркында урнашачак. - Хәзерге вакытта анда кызу эш өсте - әзерлек бара, - диде архитектор Алексей Карасёв. Тагы бер мини-шәһәрчек түбән сулык...

Кичә шәһәр мэриясенең утырышлар залында район башлыгы катнашында бәйрәмгә әзерлек буенча җыелыш узды.

Барлык оешмалар, башкарма комитетлары җитәкчеләре чакрылган иде.
Гадәттәгечә шәһәрнең баш чыршысы һәм бәйрәм мәйданчыгы "Юбилейный" паркында урнашачак.
- Хәзерге вакытта анда кызу эш өсте - әзерлек бара, - диде архитектор Алексей Карасёв.
Тагы бер мини-шәһәрчек түбән сулык территориясендә булачак. Биредә балалар өчен күңел ачу чаралары каралган.
Шулай ук шәһәр һәм районда "Яңа ел бизәкләре" исемле бәйге игълан ителде. Матур һәм оригиналь итеп административ һәм оешма зданияләрен, якын булган территорияләрне бизәгән өчен диплом һәм сертификатлар каралган. Бәйгенең положениясе белән шәһәр башлыгы өрынбасары Гөлфирә Рафикова таныштырып үтте.
Барлык чыгыш-тәкъдимнәргә нәтиҗә ясап,
- Шәһәребезне бәйрәмнәргә бизәргә, лениногорскилылар һәм районыбыз кунаклары өчен Яңа ел чаралары оештырырга, - диде мэр Рәгать Хөсәенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев