Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Штрафны тиз түләгән өчен ташлама бирү срогын озайтырга мөмкиннәр

ПДД кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләгәндә 50 процент ташлама бирү срогын 20дән 30 көнгәчә озайтырга мөмкиннәр. "Москва" агентлыгы хәбәр итүенчә, бу РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексының яңа редакциясе кабул ителгәндә тормышка ашырыла ала. РБК хәбәр итүенчә, Дәүләт Думасы агымдагы сезонның соңгы сессиясендә КоАПның яңа редакциясен кабул итмәячәк. Проект авторлары...

ПДД кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләгәндә 50 процент ташлама бирү срогын 20дән 30 көнгәчә озайтырга мөмкиннәр.
"Москва" агентлыгы хәбәр итүенчә, бу РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексының яңа редакциясе кабул ителгәндә тормышка ашырыла ала.
РБК хәбәр итүенчә, Дәүләт Думасы агымдагы сезонның соңгы сессиясендә КоАПның яңа редакциясен кабул итмәячәк. Проект авторлары яңалыкны яңа чакырылыш депутатлар каравына калдырдылар, алар 2016 елның сентябрендә сайланачаклар. Бу хакта журналистларга документның авторларының берсе - Дәүләт Думасының конституцион законнар чыгару һәм дәүләт төзелеше буенча комитеты рәисе Владимир Плигин сөйләде.
Ташлама юл хәрәкәте кагыйдәләрен явызларча бозуларга кагылмый. Боларга автомобильгә исерек килеш идарә итү, тизлек режимын кабат-кабат сакламау, кызыл утка чыгу, каршы як полосасыннан хәрәкәт итү, теркәлмәгән транспорт белән йөрү, ДТП нәтиҗәсендә сәламәтлеккә җиңелчә һәм уртача авырлыкта зыян китерү керә. Моннан тыш, ташлама 500дән күбрәк булган шатрафлар өчен гамәлдә түгел.
http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X