Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Собянин Мәскәүдә давылда һәлак булган 13 яшьлек кыз турында сөйләгән

Башкалада табигать бәла-казасында 12 кеше зыян күргән.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Собянин Мәскәүдәге давылда 13 яшьлек кызның һәлак булуы турында сөйләде, дип яза “Известия”.

Чиновник үзенең “Твиттер” битендә әлеге табигать бәла-казасы вакытында көчле җил аркасында зыян күрүчеләрнең саны 12гә җитүен хәбәр итә. Авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән кызны табиблар коткарып кала алмаган.

Кичә көндез давыл вакытында көчле явым-төшемнәр булган. Урыны белән бозлы кар да яуган. Начар һава торышының иң көчәйгән вакыты узган төнгә туры килгән.

Собянин йөзләрчә агачның ауганлыгын яза. Давылның икенче дулкыны Яңа Мәскәү аша уза. 50 ләп трансформатор электр токсыз кала.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/22/162549/

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев