Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер участок хастаханәсендә якын көннәрдә рентген кабинет эшли башлаячак

Рентген тикшерүләр үткәрү өчен заманча цифрлы аппарат Шөгер участок хастаханәсенә “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты ярдәмендә барлыкка килде.

Бу хакта Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шөгер амбулаториясе мөдире Ринат Саттаров әйтүенчә, яңа заманча рентген җиһазы рентгенологик тикшеренүләрнең барлык төрләрен үткәрергә мөмкинлек бирә. “Җиһазның  аның барлык өлешләре дә күчеп йөри, пациентның төрле торышында рентген сурәт ясарга мөмкин. Цифрлы  технологияләр ярдәмендә тикшерү сәламәтлек өчен минималь зыянлык белән башкарыла, бу пациентлар өчен иң мөһиме. Тикшеренү нәтиҗәләрен озак көтәргә кирәк түгел, алар мөрәҗәгать итү көнендә әзер булачак”, - дип сөйләде Ринат Саттаров. 

Яңа рентген-аппарат тар белгечлек табибларының эш нәтиҗәсен арттырыр һәм, һичшиксез, якындагы авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә тикшеренүне җиңеләйтәчәк, ә бу якынча 10 меңгә якын кеше.

Хәзерге вакытта рентген кабинетта аппаратның соңгы тикшерүләре тәмамлана һәм тиздән  беренче пациентларны кабул итәчәк. Биредә табиб-рентгенолог Зөһрә Айткулова һәм рентген-лаборант Диләрә Арисламова эшләячәк.

  • «Россия Федерациясе Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан Лениногорск районы территориясендә “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның  максаты – халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү яки эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Илкүләм проектлар РФ Президенты В.В.Путин карары буенча 2019 елдан гамәлдә. 
     

фото: https://vk.com/crb_leninogorsk?w=wall-196122368_1444

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев