Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугышлы мәктәбендә Экологик белем көне үтте (фотолар)

Сугышлы мәктәбе 1977 елдан бирле экологик юнәлештә эшләвен дәвам итә. 2017 ел - экология һәм махсус сакланулычы табигать территорияләре елы дип игълан ителде. "Экология һәм туган якны өйрәнү" үзәге тарафыннан еллык эш планы төзелде. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә сыйныфларда экологик белем көннәре үткәрелә. 1 март көнендә мәктәпнең барлык укучылары биология...

Сугышлы мәктәбе 1977 елдан бирле экологик юнәлештә эшләвен дәвам итә.

2017 ел - экология һәм махсус сакланулычы табигать территорияләре елы дип игълан ителде. "Экология һәм туган якны өйрәнү" үзәге тарафыннан еллык эш планы төзелде. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә сыйныфларда экологик белем көннәре үткәрелә.

1 март көнендә мәктәпнең барлык укучылары биология кабинетына "Тыюлыклар утраулары " дип исемләнгән экологик дәрескә җыелдылар. Дәрес шул исемдәге презентация карау белән башланды. Биология укытучысы Фәния Әхмәтова махсус сакланучы табигать территорияләре, аларның төрлелеге, саклау режимнары, үзенчәлекләре һәм хәзерге заманда бу территорияләрнең әһәмиятләре арту турында сөйләде. "Татарстанда махсус сакланучы табигать территорияләре реестры" китабы буенча сәяхәт итү һәр укучыда кызыксыну уятты.

Дәреснең чираттагы этабында 8 сыйныф укучысы, район экология фәне олимпиадаларында призлы урыннарны алучы Аделина Вафина "Син беләсеңме?" дигән уен үткәрде. Катнашучылар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән хайваннарны һәм үсемлекләрне рәсемнәре буенча танып, алар турында кызыклы мәгълүматлар бирделәр. Дәрестә башлангыч класс укытучысы Гильмутдинова Л.С. һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәсхетдинова Ф.Ф.фикер алышуда катнаштылар. Дәрес азагында биология укытучысы яз айларында үткәрелә торган халыкара экологик акцияләргә һәм бәйгеләргә тукталды. Бу чараларда иң актив катнашучы укучылар: Эльза Тахавова,Ризидә Хәбибуллина , Эльвира Ситдикова, Аделина Вафина, Айлинә Гаязова, Хурсанд Вәлиев,Фәрит Хастутдинов, Миңлегөл Сөләйманова истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Кабинетта экологик дәрескә китап күргәзмәсе әзерләнде.Урман хуҗалыгы министрлыгы 2008 елдан бирле укучыларның иҗат эшләреннән төзелгән җыелмалар бастырып чыгара. Аларда безнең укучыларыбызның да шигырьләре, хикәяләре, фоторәсемнәре бастырылган. Дәрестә катнашучыларда бу материаллар зур кызыксыну уятты. Дәрес "Зелёная планета" җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев