Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугышлы авылы мәдәният йортында ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу үтте

Сугышлы авылында махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән җылы атмосферада, чәй табыны артында очрашу узды, бәлеш пешереп, хәрбиләрне сыйладылар.

Якташларны  очрашуга авыл башлыгы Альбина Зиатдинова чакырган. Бергәләп ил-көн хәлләрен, авыл яңалыкларын сөйләшеп утырдылар. Хәрбиләр солдат тормышы турында сөйләде. Әлбәттә, бөтен серне ачып бетермиләр, күңел түрләрендәге иң авыр вакытларны сөйләмиләр, нәкъ чын ир-егетләргә хас сыйфатлар.

Әнә “Ленин” позывное  булган хәрби “Хәзер барлык авырлыкларга да ияләштек”,- ди. Ул 2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнгән, хәзер менә кыска вакытлы отпускада, ялга өченче мәртәбә кайтуы. Туган ягында, өйдә аның кайтуын зарыгып 10 яшьлек улы Нияз, хатыны Әлфинур, әнисе, якыннары, туганнары, дуслары көтә.

Тиздән аларның гаиләсе ишәячәк, сентябрь аенда кызлары туарга тиеш, ходай язса.

Хәрби бүгенге көндә рядовой укчы булып хезмәт итә, шулай ук танкка каршы ракета комплексының оператор ярдәмчесе дә.

 “Мобилизациягә дигән повестканы тыныч күңел белән кабул иттем. Димәк, шулай язылган булган. Бер мин генә китмәдем бит. Якларга, сакларга кирәк икән, без әзер”, - ди ул.

Хатыны Әлфинурга башка тормышка яраклашырга туры килгән. Барлык эш үзенә калган. “Башта җайсыз булды, хатын-кыз башкара алмый торган эшләргә ир-ат кулы кирәк, хәзер аларына да үзем өйрәндем”, - ди ул. Хәзер ул ире өчен ут йотып, исән-сау кайтуын теләп тора.

10 яшьлек Нияз шулай ук әтисен сагынып көтеп ала. Әтисе белән горурлана, әти фронтта, әти солдат, дип әйтә икән. 

 

Розалия Мостафина

Ильмира Гареева фотолары

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 7 июнь санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев