Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

СУКЫР КЫЧЫТКАН (пустырник) — йөрәкнең дусты

Арыслан койрыгын халыкта сукыр кычыткан дип тә йөртәләр. Ул - йөрәкнең дусты. Шулай ук нервларны тынычландыра башның шаулавын бетерә. Баш шаулаганда, 1аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып 1 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы 1 ай. Базед авыруы булганда,...


Арыслан койрыгын халыкта сукыр кычыткан дип тә йөртәләр. Ул - йөрәкнең дусты. Шулай ук нервларны тынычландыра башның шаулавын бетерә. Баш шаулаганда, 1аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып 1 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы 1 ай.

Базед авыруы булганда, сукыр кычытканның яңа сыгылган согы белән дәваланалар. Аны бер аш кашыгы суга 20-30 тамчы кушып эчәләр.

Сокны кыш көне куллану өчен тигез нисбәттә спирт белән кушып саклыйлар. Андый төнәтмәне көнгә 3 мәртәбә 20-30ар тамчы кабул итәләр.

Сукыр кычытканнан төнәтмә: 2 аш кашыгы,(15-20г) кипкән үләнне бер стакан кайнар суга салып 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 3-5 тапкыр ашар алдыннан 1-2 аш кашыгы эчәләр. Ул нервлар какшаганда, йөрәк-кан тамырлары неврозы күзәтелгәндә, гипертоник авыруларның башлангыч стадиясендә файдалы. Шулай ук бәвел кудыручы һәм какырыкны чыгаручы чара буларак та кулланыла. Төнәтмәне сыеграк итеп тә әзерләргә мөмкин. 2 аш кашыгы үләннне, 0,5 литр кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр һәм сөзәләр. Көнгә 3-4 мәртәбә 50-100әр г эчәргә. Сыеклык кан әйләнешен җайга салырга, кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын ныгытырга сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев