Табиб булып эшләүче ир-ат 358 миллион сум акча откан
27 февральдә үк уйнатылган әлеге лотереянең отышы Россия тарихындагы иң зур сумма булып санала.
Әлеге "джек-пот" иясе булып Новосибирскида яшәүче, табиб булып эшләүче ир-ат танылган. "Гослото"ның 358 миллион сум күләмендәге суперпризының бер өлешен ул хәйрия максатларында кулланырга җыена. Калган акчага үз бизнесын ачмакчы һәм туып-үскән шәһәреннән табан ялтыратмакчы була, ди....
27 февральдә үк уйнатылган әлеге лотереянең отышы Россия тарихындагы иң зур сумма булып санала.
Әлеге "джек-пот" иясе булып Новосибирскида яшәүче, табиб булып эшләүче ир-ат танылган. "Гослото"ның 358 миллион сум күләмендәге суперпризының бер өлешен ул хәйрия максатларында кулланырга җыена. Калган акчага үз бизнесын ачмакчы һәм туып-үскән шәһәреннән табан ялтыратмакчы була, ди.
Шунысы да билгеле: әлеге җиңүче 3 тиражда катнашкан. Шушы отыш өчен ул 1800 сум акча сарыф иткән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз