Заман сулышы

Табигатьтәге могҗиза: августта алмагачлар кабат чәчәк ата

Арча алмагачлары көз үтеп, кыш килеп, язгы чыкканны көтеп тормаган, мул итеп чәчәк ата башлаган. "Арча хәбәрләре" arskmedia.ru сайты аша шул хакта хәбәр итә. Шәһәрнең Пионер урамындагы ике хуҗалыкта алмагачлар чәчәктә утыра. Хуҗалары әйтүенчә, әлеге агачлар быел алма биргән, берсенеке тиз коелып беткән дә, яңа уңыш бирергә исәпләгәндер инде. Ә...

Арча алмагачлары көз үтеп, кыш килеп, язгы чыкканны көтеп тормаган, мул итеп чәчәк ата башлаган. "Арча хәбәрләре" arskmedia.ru сайты аша шул хакта хәбәр итә.

Реклама

Шәһәрнең Пионер урамындагы ике хуҗалыкта алмагачлар чәчәктә утыра. Хуҗалары әйтүенчә, әлеге агачлар быел алма биргән, берсенеке тиз коелып беткән дә, яңа уңыш бирергә исәпләгәндер инде. Ә икенчесенең алмалары әле дә кызыктырып утыра, чәчәкләре дә хуш ис бөркеп, күзләрне иркәләп тора. Хәзер "алмагачы чәчәк ата августның унбишләрендә" дип җырларга калмагае, дип яза газета.

http://tat.tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: