Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тагын самолет төшкән

Париждан Каһирәгә очучы Egyptair авиакомпаниясенең пассажир самолетының язмышы билгесез. Ул Урта диңгезгә егылып төшкән дип фаразланыла. Очкыч Греция киңлекләренә керү белән 20 минуттан соң радардан юкка чыга. Мисырның җирдәге хезмәтләренә очкычның бәлага юлыгу турындагы хәбәр килеп ирешмәгән диелә. Самолетта экипажның 10 әгъзасы һәм 56 пассажир булуы турында әйтелә. Алар арасында...

Париждан Каһирәгә очучы Egyptair авиакомпаниясенең пассажир самолетының язмышы билгесез. Ул Урта диңгезгә егылып төшкән дип фаразланыла.


Очкыч Греция киңлекләренә керү белән 20 минуттан соң радардан юкка чыга. Мисырның җирдәге хезмәтләренә очкычның бәлага юлыгу турындагы хәбәр килеп ирешмәгән диелә.

Самолетта экипажның 10 әгъзасы һәм 56 пассажир булуы турында әйтелә. Алар арасында өч бала да бар.

Очучыларның тәҗрибәле икәнлеге, ә самолетның 2003 елгы булуы әйтелә. Самолет Франция башкаласыннан җирле вакыт белән 23:09 сәгатьтә очып киткән, ә Каһирәгә 03:05 сәгатьтә килеп җитәргә тиеш булган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев