Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир абый Шәмсуаров бүгенге һава торышы турында шигырь язган

Кояш эзләп чыгасы бар Табигатьнең үз кануны, Килешәбез, ул шулайдыр. Айдан артык яңгыр ява, Коры көн илгә кулайдыр. Атна буе койган чакта, Кирәк дип мин дәшмәдем. Буразнада ага бүген Бәрәңгенең күз яшьләре. Аударма, җил, өметләрне, Ачуланма торып-торып. Кырда игеннәр егыла, Торгызасы иде торып. Зәңгәр гөмбәз тишелгәндер, Була микән аны ямап....

Кояш эзләп чыгасы бар

Табигатьнең үз кануны,

Килешәбез, ул шулайдыр.

Айдан артык яңгыр ява,

Коры көн илгә кулайдыр.

Атна буе койган чакта,

Кирәк дип мин дәшмәдем.

Буразнада ага бүген

Бәрәңгенең күз яшьләре.


Аударма, җил, өметләрне,

Ачуланма торып-торып.

Кырда игеннәр егыла,

Торгызасы иде торып.


Зәңгәр гөмбәз тишелгәндер,

Була микән аны ямап.

Каш җыера мәллә күкләр

Гаеплегә безне санап.


Күңел белән аңлыйм инде:

Сабыр төбе - сары алтын.

Көзгә кадәр туктамаса,

Икмәк нишләр, газиз халкым?


Татар иле уйга чумган,

Болыт тарткан җәйге һава.

Кояш эзләп чыгасы бар,

Ике айлап яңгыр ява.

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев