Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаров: Язлар кирәк җирдә кешегә

Таһир Шәмсуаров өр-яңа шигырь язган. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кышкы кием төште җилкәләрдән,

Рәхәт икән юка күлмәктән.

Чыпчыклар да биеп ята әнә

Минем елмаюны күрмәктән!

Кабатланмас язгы көләч көндә

Урамга чык балкып ишектән.

Изүләрне ачар мизгел килде-

Бөре җырын тышта ишетәм.

Күз чагыла кояш нурларыннан,

Шуны гына әйтәм мин сезгә.

Нәкъ апрельдә күңел тансыклаган

Сөям дигән назлы бер сүзгә.

Кышкы карга язган хыялларны

Мин тормышка бүген ашырам.

Өметләрне кәгазь көймә итеп

Гөрләвекләр сезгә тапшырам.

Чәчәкле май карый инде күзгә,

Сизгер йөрәк ничек сизмәсен.

Сыерчыклар җырлап каршы ала,

Кушылмыйча ничек түзәсең?!

Гүзәллекне күрә белмәгәннең

Җылы көндә җаны күшегә.

Яшәү матурлыгын тояр өчен

Язлар кирәк җирдә кешегә!..

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Таһир Шәмсуаров