Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаров: "Хатын-кызга чәчәк бирегез"

Хатын-кызга чәчәк бирегез! Аның исеме белән уянабыз, Гүзәллеген аның күрегез. Бәйрәмдә дә, мондый көннәрдә дә, Хатын-кызга чәчәк бирегез! Ул ярату өчен яратылган, Тик назларга аны төрегез. Кышкы көндә җаны эреп китәр, Хатын-кызга чәчәк бирегез! Аңа атап күпме шигырь туа, Яле берсен сөйләп бирегез. Тик шатлыктан тамсын күз яшьләре, Хатын-кызга чәчәк...

Хатын-кызга чәчәк бирегез!

Аның исеме белән уянабыз,

Гүзәллеген аның күрегез.

Бәйрәмдә дә, мондый көннәрдә дә,

Хатын-кызга чәчәк бирегез!

Ул ярату өчен яратылган,

Тик назларга аны төрегез.

Кышкы көндә җаны эреп китәр,

Хатын-кызга чәчәк бирегез!

Аңа атап күпме шигырь туа,

Яле берсен сөйләп бирегез.

Тик шатлыктан тамсын күз яшьләре,

Хатын-кызга чәчәк бирегез!

Арып-талып эштән кайтсагыз да,

Сез елмаеп өйгә керегез.

Күзләрендә сөю-сагыну аның,

Хатын-кызга чәчәк бирегез!

Туган көндә лаек бүләк эзлә,

Әзерлеген алдан күрегез.

Мәңге балкыр тормыш гөле бит ул,

Хатын-кызга чәчәк бирегез!

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев