Заман сулышы

Таһир Шәмсуаровтан балачак хатирәсе

Бер җәйдә булган хәл онытылмаслык итеп хәтергә уелып калды. Ул чакта миңа җиде-сигез яшь тирәсе. Гадәттәгечә, кояш белән бергә йокыдан уянуга, бит-кулны юып, ашык-пошык кына чәй эчтем дә бәбкәләр ябылган абзарга юнәлдем. Казларны чыгарып болынга юнәлдек. Безнең авылның язын-җәен казлар, бозаулар көтә торган искиткеч мул үләнле тугай-болыны бар. Төрле төстәге...

Бер җәйдә булган хәл онытылмаслык итеп хәтергә уелып калды. Ул чакта миңа җиде-сигез яшь тирәсе. Гадәттәгечә, кояш белән бергә йокыдан уянуга, бит-кулны юып, ашык-пошык кына чәй эчтем дә бәбкәләр ябылган абзарга юнәлдем. Казларны чыгарып болынга юнәлдек. Безнең авылның язын-җәен казлар, бозаулар көтә торган искиткеч мул үләнле тугай-болыны бар. Төрле төстәге чәчәкләр дөньясы иде ул. Менә утызлап бәпкәне шунда алып төштем. Аларны чыбык белән куып бармыйм, чөнки өйрәтелгәннәр. Иң алдан мин, аннан ата һәм ана каз, алардан калышмыйча бәпкәләр атлый. Иң арттан исә иң кечкенә бәбкәчек - оя төбе бара.

Ниһаять, без иркен, киң болында. Казлар тәмле үлән белән сыйлана, мин исә аларны күз карасыдай саклыйм. Уйламаганда-көтмәгәндә, бер матур гына бәпкәмне бал корты чакты. Бәпкәм яшел үләнгә тәгәрәде. Кулыма алганда, үлгән иде инде. Аның үлеменә ышанмадым: томшыгына сулышымны өрәм, терел дип ялынам, башка төшкән кайгы-хәсрәттән үксеп елыйм. Кич җиткәнче, күзләрен ачмасмы дип куенымда йөрттем. Өйгә кайткач, шыпырт кына капканы ачтым да казларны ишек алдына кертеп җибәрдем. Инәй орышыр дип куркып, үле бәбкәне ишек төбенә куйып, урамдагы өй бурасы эченә кереп качтым. Бура почмагында байтак утырдым, бугай.... Капка ачылды, менә инәйнең аяк тавышларын ишеттем. Ул орышып бер сүз дә әйтмәде, җылы куллары белән башымны сыйпап: "Тор, улым, өйгә кер!" - диде. Күз яшьләремә тыгылып аның артыннан иярдем.

Казлар карау, саклау көзгә хәтле дәвам итә иде. Урып-җыю чоры башлану белән инде шактый үскән бәпкәләрне уңышы җыеп алынган басу-кырга алып чыгабыз. Анда бездән берничә йорт кына яшәгән Хәмәтгали бабай белән чыгабыз. Ул миңа берсеннән-берсе кызыклы әкиятләр сөйли, тәртипле-тәрбияле бала булып үсәргә өнди. Аның кулында үзе сыман күпне күргән таягы барын хәтерлим. Шул таяк ярдәмендә, күләгәне үлчәп, вакытны минутына кадәр әйтеп бирә иде. Ул вакытта мин дә өйрәндем. Әмма менә хәзер, дистәләрчә еллар узганнан соң, нинди таяк белән үлчәсәм дә, нигәдер, вакыт дөрес чыкмый... Төш вакытында казларны буага су эчәргә, коенырга алып төшәбез. Кара көздә, җирләр туңдыргач, җәй эчендә ияләшкән казлар белән аерылышу миңа бик авырга туры килә иде. Андый чакта инәйнең: "Кайгырма, улым, кышка тагын өч каз утыртабыз. Ходай язса киләсе майга тагын бәбкәләр чыгачак!" - дип юатуы истә калган.

Мин бүген дә, хәзер дә авылда гомер итәм. Хәзер дә һәр ел саен кыш артыннан җиргә көткән язлар, чәчкәле май килә. Капка төпләренә, урам-тыкрыкларда кабат яшел үлән борын төртә. Тик каз утырту гына үткән заманда калды. Каз бәпкәләрен хәзер үскән килеш җәй уртысында, яки ахырында сатып алалар. Мин исә авылның ата-ана казлы, чирәмен яшкелт-сары бәпкәләр бизәгән чагын юксынам.

Таһир ШӘМСУАРОВ

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: