Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь

Куанычтан балкый өйләр дә

Куанычтан балкый өйләр дә
Язгы өмә кайный авылларда,
Җаны барлар тышта мәш килә.
Урам-тыкрык төзәтенеп ята,
Һәр тарафтан шатлык бөркелә!

Каз бәпкәсен көткән чирәмнәр дә
Туган җирнең иркә баласы.
Оясына кайткан сыерчыкка 
Сандугачны каршы аласы!

Көткән мизгел сагындырып килә,
Шатлыгыннан таллар яшь сөртә.
Күләгәдә яткан соңгы карны
Көлә-көлә апрель эретә!

Ил төкерсә күл була ди халкым,
Нәни илдә моны аңлыйлар.
Өлкәннәрдәй тырма тоткан әнә
Бишегеннән төшкән сабыйлар.

Тиздән кайтып төшәр торналарны
Боек күлләр инде ай көтә.
Ә офыкта яшел күлмәк киеп
Өмет тулы гүзәл май көтә.

Бар ишекләр күптән ачык инде,
Язны кертә калай капкалар.
Тәрәздәге ап-ак пәрдәләргә
Умырзая уя апалар!

Җиң сызганган мәле авылымның,
Шуңа дәртле бүген көйләр дә.
Җансыз димә, язгы өмәдән соң
Куанычтан балкый өйләр дә!

Таһир Шәмсуаров
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев