Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Тапшырылмаган хатлар» фильмын Лениногорскида да күрсәтәчәкләр

Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп төшерелгән "Тапшырылмаган хатлар" нәфис фильмы март аеннан шәһәр һәм район кинотеартларында прокатка чыгачак. "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең матбугат хезмәте фильмның күрсәтелү графигын тәкъдим итә. «Тапшырылмаган хатлар» «Татарстан-Яңа гасыр» каналында беренче тапкыр 2016 елның декабрь аенда күрсәтелде. Исегезгә төшерәбез, Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар"ны 1935 елда иҗат...

Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп төшерелгән "Тапшырылмаган хатлар" нәфис фильмы март аеннан шәһәр һәм район кинотеартларында прокатка чыгачак. "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең матбугат хезмәте фильмның күрсәтелү графигын тәкъдим итә.

«Тапшырылмаган хатлар» «Татарстан-Яңа гасыр» каналында беренче тапкыр 2016 елның декабрь аенда күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар"ны 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә 1920 елгы вакыйгалар сурәтләнә. Фильм исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшерелгән. Фильмның продюсеры Фәрит Галиев сүзләренчә, фильмда күрсәтелгән проблемалар безнең вакытка да бик актуаль.

Рольләрдә - Гүзәл Сибгатуллина, Ришат Әхмәдуллин, Айдар Сөләйманов, Фирая Әкбәрова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Фәнис Җиһаншин һәм башкалар уйный.

Сценарий авторы Дан Дамаскин һәм аның тормыш иптәше, фильмның тавыш режиссеры Илсөяр Дамаскин - илкүләм билгеле проектлар әзерләгән кешеләр.

Фильмны куючы-режиссер Рөстәм Рәшитов, куючы-операторлар Фәрит Галиев һәм Денис Гусев.

Күрсәтелүне оештыручылар искәртүенчә, тәкъдим ителгән график үзгәрергә мөмкин. ТНВ сайтында һәм социаль челтәрләрдә бу мәгълүматны күзәтеп бара аласыз, диелә хәбәрдә.

Лениногорск Мәдәният сараеның зур залында 3 һәм 13 март көннәрендә 13:00, 16:00, 18:00 сәгатьтә "Тапшырылмаган хатлар" фильмы күрсәтеләчәк.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев