Сезгә "Ташбака" салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк була:
- бәрәңге - 2 данә;
- әче алма - 2 данә;
- башлы суган - 1 баш;
- йомырка - 3 данә;
- тавык түшкәсе - 2-3 данә;
- каты сыр - 150-200 грамм;
- әстерхан чикләвеге - 100 грамм;
- майонез...
Сезгә "Ташбака" салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк була:
- бәрәңге - 2 данә;
- әче алма - 2 данә;
- башлы суган - 1 баш;
- йомырка - 3 данә;
- тавык түшкәсе - 2-3 данә;
- каты сыр - 150-200 грамм;
- әстерхан чикләвеге - 100 грамм;
- майонез - 500 грамм.
Салат 7 катламнан тора:
1) бәрәңгене пешерәбез һәм эре кыргычта кырабыз;
2) йомыркаларны пешерәбез һәм акларын кырабыз;
3) алманы эре кыргычта кырабыз;
4) тавык түшкәләрен пешерәбез, сөяксез итен вак итеп турыйбыз;
5) сырны кырабыз;
6)йомырканың сарысын вак кыргычта кырабыз;
7) чикләвекне вак итеп турыйбыз.
Соңгысыннан кала, һәр катламга тоз сибәбез һәм майонез сөртәбез.
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев