Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар телен белмәсәң, бер мең сум штраф

27 июньдә Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты административ хокук бозулар кодексына һәм җирле үзидарә оешмаларына Татарстан республикасы дәүләт вәкаләтләрен бүлү турындагы канунга үзгәрешләр кертүне хуплады. Әлеге үзгәрешләр җирле хакимияткә телләр турындагы канунның элмә такталарга кагылышлы өлеше үтәлмәгән очракта штраф салу хокукы бирә. Элмә такталар Татарстанның ике дәүләт...

27 июньдә Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты административ хокук бозулар кодексына һәм җирле үзидарә оешмаларына Татарстан республикасы дәүләт вәкаләтләрен бүлү турындагы канунга үзгәрешләр кертүне хуплады.

Әлеге үзгәрешләр җирле хакимияткә телләр турындагы канунның элмә такталарга кагылышлы өлеше үтәлмәгән очракта штраф салу хокукы бирә. Элмә такталар Татарстанның ике дәүләт телендә - татар һәм урыс телләрендә куелмый икән, дәүләт хакимияте оешмаларының, җирле үзидарә оешмаларының, ширкәтләрнең һәм башка оешмаларның җаваплы кешеләренә 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф салыначак.

14 июнь Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов чыгыш ясап, телләр турында канун үтәлмәгән очракта, җәза булдыруны кертергә кирәк дип, белдергән. Ул Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында мондый штрафлар Башкортстанда, Бурятиядә һәм Саха республикасында бар дип тә сөйләде.

Яхшы эш, әлбәттә. Тик шулай булуга карамастан: "Болай булса харап инде ул", - дип әйтәсе килә. Нигә дисезме? Менә үзегез уйлап карагыз. Штрафны бер мең сумга күтәрсәләр, хәзер татар телен белмәүчеләр "Законны үтәргә кирәк!"-дип, тәрҗемә эшенә кереп чумачак. Нәтиҗә нинди булыр дисезме? Бер сүз белән әйткәндә, татар телен мыскыл итмәсеннәр иде шул, "Туалетная вода" сүзе "Бәдрәф суына" әверелә күрмәсен.

http://www.bugulma-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев